Иганә сорыйлар

Иске Салманда 7 нче июньдә янгын булып 102 йорт, мәсҗед мәдрәсә 2 сәгать эчендә көлгә әйләнделәр. Зарар ярты миллион хисаплана.
Мәрхәмәтсез ут өйләрне яндырган шикелле, шәриф рамазанда сәхәр-ифтар өчен әзерләнгән ризыкларны да калдырмады. Күп кешеләр бер телем икмәккә, бер эчәрлек чәйгә мохтаҗ булып, ындыр, мунчаларда торалар. Шул мескеннәрнең аянычлы хәлләрен игътибарга алып, Иске Салман комитеты газеталар аркылы һиммәт ияләреннән хәлләре кадәр түбәндәге адрес белән иганә кылуны үтенергә карар бирде: Казан губернасы, Спас өязе, Матак волосте, Иске Салманның мулла Габдеррәүф Арслановка. Комитетның рәисе Борһанеддин Әхметов. Сәркәтибе Габдеррәүф Арсланов.

"Аваз" газеты, 1917 ел 17 июнь.

Comments

Be the first to add a comment