Бүген Габделкәрим хәзрәтнең вафат булуына бер ел тулды. Ул фазыйль, динне ригая кылучы, гөнаһлардан ерак торучы адәм иде. Шулай ук кавеме тарихы белән кызыксына торган, авылы, нәселе тарихын белергә иҗтиһад кылучы кеше дә иде. Аның татар мәкаменә туры китереп әйткән азан тавышын тыңлаганнан хасил булган әҗер-саваплар рухына ирешсен, Аллаһ газзә вә җәллә үзенең киң рәхмәтенә алып, оҗмах бакчаларында очрашырга насыйп әйләсен! رحمه الله رحمة واسعة وغفر الله له وحشره في زمرة الصالحين وٱدخله الجنة بلا حساب ولا عذاب وعامله الله تعالى بالكرم واللطف والحلم كما كان هو كريما ولطيفا وحليما