"Менә дигән шәп җырлар"
Моннан элек газеталарның игъланнарында Казан шәһәрендә «Менә дигән шәп җырлар» исемле рисәлә басылып чыкдыгын укымыш идем.
Рисәләнең исеме бик мужикча булуы эчендәге шигырьләрнең дә мәгънәсез сүзләр булачагына дәләләт итсә дә, мөэмингә хөсне занн ваҗиб (мөэмингә яхшы уйлау тиеш) дигән кагыйдәгә нигезләнеп рисәләдә булган шигырьләр хшы булырга кирәк дип занн кылмакта идем.
Бу көнләрдә мәзкүр «Менә дигән шәп җырлар»ның бер нөсхәсе кулыма төште. Укып карадым. Ләкин, тәәссефдерки, мин уйлап хөсен занн кылып йөргән нәрсәләр һәрберсе бушка чыкты. Бу җырлар гавам арасына таралган җырлар булса да, хакыйкатьтә гавам җырлары булмыйча, фәхешханәдәге фәхшәләрнең башларыннан чыккан, бер мисрагы икенче мисрагысына бәйсез, мәгънәсез сүзләр икән. Холәса : әлеге рисәләнең яшь кызлар илә яшь егетләрнең әхлакларын бозмак өчен чыгарылган «Бигаять магшукнамә» кеби рисәләләрдән күп аермасы юктыр.
Русларның гавам шигырьләрен җыеп бастырган рисәләр бик күптер. Ләкин ул рисәләләр илә «Менә дигән шәп җырлар» арасында булган ерма җир белән күк арасы кебидер.
Русларның гавам шигырьләре Пушкин кеби бөек мөхәррирләр тарафыннан тәртип ителгән, укучыларга мәгънәви хисләр бирә торган әсәрләрдер.
Чөнки алар «Менә дигән шәп җырлар» рисәләсендә куелган исерек фәхишәләр авызыннан чыкмамышлардыр.
Бу рисәлә үзе мәгънәсез шигырҗләрне үз эченә алса да, халык арасына бик тараладыр. Хосусан, хатын-кызлар бигрәк тә яратып укыйлар имеш.
Рисәләнең бер мең кадәресе Казан шәһәренең хатыннары арасында гына таралып беткән диләр.
Моннан элек бер-ике китапчы тарафыннан хифзыссыйххәт вә тәрбияи атфаль рисәләләре басылмыш иде.
Бу китапларны укып истифәдә кылучылар бик аз табылды. Әлеге рисәләлә бөтен Русия эченә меңнән артык китмәделәр. Димәк ки мөселман хатыннары балаларын тәрбия итмәк өчен зарур булган рисәләне укымадылар.
Моннан мәгълүм буладыр ки алар балаларын тәрбия итмиләр. Фәкать «Менә дигән шәп җырлар»ны «Бигаять магшукнамә»ны җырлап яталар. Шуның өчен күбесенең баласы таз да, аксак, сукыр да чукрак буладыр.
Әй ханым туташлар! Сез бераз инсафка кайтып файдалы рисәләләр укырга тырышыгыз. Балаларыгызны кеше итеп тәрбия кылырга иҗтиһад итегез. Җитәр инде, файдасыз җырларны бик күп җырладыгыз.
Нәшир әфәнделәр. Сез дә бераз воҗданга кайтып, 1 нче вә 2 нче бәйләмнәрегезне һич тә чыкмаслык итеп бәйләп куйсаңыз, бик гүзәл улыр иде.
Гариф Латыйф
«Йолдыз» 1907 №187
Менә дигән шәп җырлар
Бәһасе почта илә 7 тиен.
Беренче бәйләмдә: Җизнәкәй, Ай, алмагачлары, Абау Аллаһ, Алма бирдем – алмадың, Җомга көн, Оренбур, Уральски, Әстерхан, Казан, Петропавел,Төмән, Минзәлә, Мәкәрҗә, Гайсә, Троиский Мирфайза, Мафтуха, Колаксыз Зариф, Күгәрчен, Ишан, Аппагым, Аккош, Сәфәр, Пороховой Фатих, Вай дөнья, Ай җаный, Су юлы, Матур яр, Кенәри, Хубибә, Мазлумә, Агыйдел, Су өсте, Тәфтиләү көйләре кермештер.
Китапчыларның һәркаюсында сатыладыр.
«Йолдыз» 1907 №182