100 ел элек
Вафат
Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун.
Богырыслан өязе Бакай карьясе мөгаллимнәреннән Миңлегали әфәнде Фәрхеддинофның Германнарга каршы сугыш сафында Цеханув янында шәһид ителгән хәбәре килде. Мәрхүм ачык фикерле, истигъдәдле, истикъбәлемезгә өмет белән караучы егетләрдән иде. Учительлеккә хәзерләнү белән мәшгуль булу өстенә, военный муллалыкка урын сорап эш йөртә иде һәм тиешле документлары да җитешеп, министерствоның раславы гына калган иде. Сугыш сафыннан безгә язган бер мәктүбендә, әгәр дә әҗәл мәүгүд ирешә калса, хезмәт гаскәриядә булган, гыйлем артында йөгергән заманнарында очрашкан ва танышкан җөмлә дусларына үзенең сәламнәрен ирештереп, бәхиллекләрен үтенергә безне вәкил итеп язган иде. Иштә, без, муеныбызга төшкән бу бурычны мөгътәбәр Кояш газетасы аркылы үтәгәннән соң, Аллаһ шәһид мәрхүмне гарык рәхмәт итсен дип догада калабыз. Мәрхүмнең дусларыннан имам Шәйхелислам Хәбибуллин.
1914 ел 5 декабрь.
Кояш, 1914, №583
Сурәттә Бакай мәчете, 1897 елда салынган
1 comment
Илһам
Sep 24, 2022
🙏